Быел Башкортстанда "Русия санлы икътисады" гомумдәүләт проектының кадрлар әзерләү буенча күрсәткечләре үтәлде, әлеге компетенцияләргә 13 мең кеше укыды.
Бу хакта дүшәмбе көнне республика Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы сайтында хәбәр ителде.
"edu.bashkortostan.ru порталында гамәлгә ашырыла торган "Санлы икътисадның төп компетенцияләре" курсы халыкның санлы грамоталылыгын күтәрүнең төп инструменты булды. Бүгенге көнгә аны Башкортстанда яшәүче 13 мең кеше үзләштергән. Төбәк өчен быелга "Санлы икътисад өчен кадрлар" проектына нәкъ менә шундый күрсәткеч салынган иде", - диелә хәбәрдә.