+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Иглин чистара, төзекләнә

Иглин районында контейнер мәйданчыклары урнаштыру тулы куәтенә бара.

Иглин районында контейнер мәйданчыклары урнаштыру тулы куәтенә бара.

Иглин, Ягодное, Петро-Федоровка, Еленское, Красный Ключ авылларында калдыклар җыю өчен 100гә якын урын әзерләнгән инде. Тагын 100 мәйданчыкны төзекләндерү планлаштырыла.



Авыллардан көн саен, кайбер урыннарда көнгә икешәр тапкыр чүп чыгарыла. Халык чүп-чар азайды, ә район территориясе чистарды, дип билгели. Әйтик, 2015 елда Иглин авылында нибары 5 контейнер мәйданчыгы бар иде, ә авыл Советы көн саен стихияле чүплекләр белән көрәште. Чүп-чар җыю өчен мәйданчыкны җиһазлау буенча эшләр әле күп, әмма процесс этаплап бара.



Егоровка, Кузьминка бистәләрендә мәйданчыклар тулысынча төзекләндерелгән.



Хәзерге вакытта республикада 19 617 контейнер мәйданчыгы төзелгән, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен 52 638 контейнер урнаштырылган. Калдыкларны җыю урыннарын җиһазлауга гомум ихтыяҗ - 7322 мәйданчык һәм 15234 контейнер.



Агымдагы елда федераль һәм республика бюджетларыннан муниципаль районнарга контейнерлар сатып алу өчен 219,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.



- Инфраструктураны үстерү һәм селектив җыюны этаплап гамәлгә кертү республикада санкцияләнмәгән чүплекләр санын киметергә, шулай ук полигоннарда күмелгән чүплекләрне азайтырга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы матбугат секретаре Ренара Газина.



Фото:https://ecology.bashkortostan.ru/
Читайте нас