+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урманнарда янгынга каршы махсус режим бетерелде

Урман янгыннары белән хәлнең тотрыклануына бәйле рәвештә, Башкортстан территориясенең урман фондында 2020 елның 18 июнендә республика Хөкүмәте боерыгы белән кертелгән аерым янгынга каршы режим бетерелде.

Урман янгыннары белән хәлнең тотрыклануына бәйле рәвештә, Башкортстан территориясенең урман фондында 2020 елның 18 июнендә республика Хөкүмәте боерыгы белән кертелгән аерым янгынга каршы режим бетерелде.

Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим - тиешле территорияләрдә янгын куркынычы арткан очракта дәүләт хакимияте яки урындагы үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган янгын куркынычсызлыгының өстәмә таләпләре.



Тиешле территорияләрдә махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда субъектларның норматив хокукый актлары һәм янгын куркынычсызлыгы буенча муниципаль хокукый актлар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә таләпләр билгеләнә, шул исәптән халыкны торак пунктлардан читтә янгыннарны локальләштерүгә җәлеп итүне, гражданнар тарафыннан урманнарга баруны тыюны, өстәмә чаралар кабул итүне күздә тота.



Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен Русия Федерациясе законнары белән административ җаваплылык каралган, ә мондый хокук бозулар махсус янгынга каршы режим вакытында башкарылса, җаваплылык арта.



Фото:https://go.mail.ru/redir


Читайте нас