Шушы көннәрдә конкурсның сайлау туры Сибайда һәм Учалыда узды. Сибайда Бөрҗән, Әбҗәлил, Зилаер, Күгәрчен районнары, Сибай шәһәре яшьләре көч сынашты.
Баймактан Елизавета Овчинникова - беренче, Зилаер районыннан Айтуган Аеткулов - икенче, Сибайдан Нәркәс Әсәдуллина өченче урынга лаек булдылар.
Катнашучыларга - истәлекле бүләкләр, җиңүчеләргә 5-10 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
Учалыда беренчелек Ильяс Кинҗәгуловта. Икенче һәм өченче урыннарда - Сәмигулла Локманов белән Азамат Даутов.
Быел чара безнең төбәктә генә түгел, ил буенча уза. 16-30 яшьлек эстрада башкаручыларын сайлау турларында катнашуларга көтәләр. Беренче өч урынның аклата бүләкләре кызыгырлык – алар, шул ук тәртиптә, 300, 200 һәм 100 мең сум.
Фестивальнең гала-концерты 20 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында узачак.
Фото: Учалинская газета