Сосновка авылында капиталь ремонттан соң Белорет районы Мәдәният сараеның филиалы – авыл мәдәният йорты ачылды.
Ул “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Белорет районында гамәлгә ашырылган беренче объект булды. Яңарту эшләре республиканың Мәдәният министрлыгы ярдәмендә башкарылды.
Мәдәният йортының гомум мәйданы – 1200 квадрат метр, шунда ук модельле китапханә дә урнашкан. Биредә иҗат коллективлары һәм һәвәскәр берләшмәләр шөгыльләнә.
“Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында клубның бер каты вентиляция системасы белән җиһазландырылып төзекләндерелде, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, керү урыны, идәннәр ремонтланды, санузел булдырылды, мебель, тавыш һәм яктылык җиһазлары сатып алынды.
Мәдәният йортында ремонттан соң курай классы һәм “Көрәш” спорт берләшмәсе дә ачылачак.
Фото: "Башинформ"