Балакатай җирендә елкычылыкны үстерүгә тотынган! Ләйсән Назарова атларга бәләкәй чактан ук гашыйк икән. Әтисенә ярдәм йөзеннән башланган мавыгу тора-бара кызыклы шөгыльгә, табыш китерүче эшкә әйләнгән.
Әле 5 ел элек кенә үз эшен башлап җибәргәндә фермерның хуҗалыгында бары тик берничә ат исәпләнгән. Әмма ул фермерларга ярдәм итү программасы турында ишеткән һәм 1 миллион 397 мең сумлык грант алуга ирешкән.
Моңа үз акчаларын да кушып, трактор белән 8 бия сатып алган. Үз хуҗалыгын да киңәйткән, эш урыннары да булдырган. Аңа әле ат караучы Рәшит Миндиев белән тракторчы Айгиз Хәсәнов ярдәмләшәләр.
Әйткәндәй, “Эш башлаучы фермер” грант программасы гамәлгә ашырылган вакытта Башкортстанда 586 фермер барлыгы 946,6 миллион сумлык акчалата ярдәм алган. Быел гына да грант белән 40 кеше файдаланган, моңа 124,6 миллион сум акча бүленгән.
Фото: “Молодежная газета”