+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Салават башкорт драма театрында – яңа режиссер

Ул – яшь актриса, Салават театрында куйган спектакльләре белән танылу яулаган режиссер Лиана Нигъмәтуллина.

Ул – яшь актриса, Салават театрында куйган спектакльләре белән танылу яулаган режиссер Лиана Нигъмәтуллина.

Лиана Кәбир кызы Ишембайда туган. 2011 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен “Театр режиссурасы” белгечлеге буенча тәмамлаган һәм Салават башкорт драма театрына эшкә килгән.

2015 елда хәзерге заман драматургиясенә ярдәм итү йөзеннән бүленгән федераль грант кысаларында Шәүрә Шәкүрова пьесасы буенча “Олюшкино счастье” спектаклен куйды.

Башкортстанда узган хәзерге заман драматургиясе һәм режиссурасы семинарларының даими катнашучысы. 2018 елда Русия театр эшлеклеләре берлегенең (ул аның әгъзасы да) иҗади яшьләре өчен бүленгән дәүләт стипендиясенә лаек булды.

Берничә ел дәвамында күпсанлы театр проектларында режиссер буларак катнаша.
2 октябрьдә Лиана Нигъмәтуллина тамашачыларга Ногман Мусин повесте буенча “Гомернең бер мәле” премьера спектаклен тәкъдим итте.

Фото: “Башинформ”
Читайте нас