11 октябрьдә “Торатау” Конгресс-холлының Уфа амфитеатры территориясендә узачак бәйрәм концертында эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак.
Республика көненә багышланган чаралар программасы “Башкортстан гимны” республика флешмобы һәм этник мәдәният марафоны белән башланып китәчәк.
Концертта Юрий Шевчук һәм "ДДТ" төркеме, "Lumen" рок-төркеме, Элвин Грей, Томас Мраз һәм "Zainetdin" шоу-проекты чыгышлары көтелә.
Программа 18.00 сәгатьтә башлана. Чараларны үткәргәндә эпидемиологик таләпләр сакланачак.
Фото: tvrain.ru