+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Майлы культураларны җыю дәвам итә

Бу җәһәттән Әлшәй районы беренче урында.

Бу җәһәттән Әлшәй районы беренче урында.
Республика басуларында майлы культураларны җыю дәвам итә. 8 октябрьгә төбәк аграрийлары төрле культуралардан 250 мең тоннага якын май орлыгы җыеп алдылар. Атап әйткәндә, чәчелгән 333 мең гектарның 221 мең гектарыннан уңыш җыелган.
Исегезгә төшерәбез, майлы культуралар структурасында көнбагыш зур өлешне алып тора. Ул 226 мең гектарга чәчелгән, шуның 58 процентын җыеп алганнар. Уңыш - гектардан 12,7 центнер.
Районнарда барлыгы 166 мең тонна көнбагыш җыеп алганнар, алар үсемлек мае җитештерү өчен кулланылачак. Бу культураның тулаем җыемы буенча алдынгылар рәтендә Әлшәй районы, анда 20 мең тонна май орлыгы җыелган. Дәүләкән һәм Мәләвез районнары хуҗалыклары 14тән 15,7 мең тоннага кадәр җыйганнар.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елда чәчү мәйданнарын арттырганнар иде. Киләсе елда да бу эш дәвам итәчәк. Фото:agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас