Сибайның 6нчы мәктәбе заманча үсешәчәк.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Сибайга эш сәфәре барышында 6нчы гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Сәфәр нәтиҗәләре буенча ул яңа уку корпусын төзү мәсьәләсен хәл итәргә йөкләде.
Иске корпус мәктәптән тыш белем алу өчен калачак. Сәясәтче 1953 елда ук төзелгән мәктәпнең бүгенге халәте белән бик риза түгел: түбәсе тузган, агач идәннәр шыгырдый, ашханә искергән, Wi-Fi юк.
"Кичә Сибайда булдым. Туган шәһәр, якын шәһәр, - дип язган Андрей Назаров Фейсбуктагы үз битендә. - Килгәч тә мәктәпкә киттем, кайчандыр шунда укыган идем. Сагындым, әлбәттә. Бигрәк тә хезмәт сыйныфында элекке заманнардан бирле торган станокларны күргәч сагыш биләде. Мин барысын да аңлыйм, ләкин ниндидер модернизация булырга тиеш бит. Мин, постиндустриаль мода артыннан сукырларча иярергә ярамый, дип әйткәндә, эшче һөнәрләрен "кичәге көн" дип игълан итеп, гомумән, бернәрсәне дә үзгәртергә кирәкмәгәнен күздә тотмыйм. Һәм эшче һөнәрләр үзләре дә, бу юлны сайлаган мәктәп укучыларының тиешле күнекмәләре дә бүгенге көн таләпләренә адекват булырга тиеш".
Премьер-министр киләсе елда республикада WorldSkills яшь профессионаллар чемпионаты узачагын искәртте. "Системага барлык көчләр белән басым ясарга кирәк - административ, пропаганда чаралары белән - югыйсә ул шулай ук искелек һәм архаик булып калачак", - дип билгеләде сәясәтче.
Президент Владимир Путин билгеләгән "Мәгариф" гомумдәүләт проекты үсеп килүче буынга лаеклы белем бирү белән беррәттән, аларның заманча үсүен дә тәэмин итүен үз эченә алачагын билгеләгән иде. Сибайда төзеләчәк яңа корпусның да барлык заман таләпләренә җавап бирергә тиешлеген билгеләде Андрей Назаров.