+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сабыйларга зур бүләк!

Бүген, Республика көнендә, Балакатай районынының Ямаш авылында өр-яңа балалар бакчасы ачыла.

Бүген, Республика көнендә, Балакатай районынының Ямаш авылында өр-яңа балалар бакчасы ачыла.

11 октябрьдә Балакатай районының Ямаш авылында 95 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачыла.

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белгечләре белдерүенчә, социаль объектны төзү 2019 елның декабрь аенда башланган. Объект “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә, проектның бәясе – 87 миллион сумга якын.

Моңа кадәр балалар бакчасы бик начар хәлдәге яраклаштырылган ике бинада урнашкан булган. Авыл халкы яңа балалар бакчасы төзелешен түземсезләнеп көткән.

Балалар бакчасында эшләр тәмамланган. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җиһазлар кайтарылган. Шулай ук төркемнәрдә хәвефсезлек тәэмин итү өчен видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Балалар бакчасына сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә шартлар бар. Бинада лифт урнаштырылган.



Фото:bash.news
Читайте нас