Уфаның балалар музыка мәктәпләре яңа уен кораллары белән бәйрәм концерты оештырды.
Агымдагы елда башкаланың мәгариф учреждениеләренә Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа музыка кораллары һәм җиһазлары кайтты. Уку йортлары мөгаллимнәре билгеләп үтүенчә, мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту мондый масштабта беренче тапкыр узды.
Шушы көннәрдә Уфаның Әдһәм Искуҗин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе һәм Уфаның 5нче балалар музыка мәктәбе яңа инструментларны презентацияләде.
— Яңа музыка кораллары балаларга һәм мәктәп укытучыларына осталык дәрәҗәсен арттырырга, фестивальләрдә һәм конкурсларда яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк, — дип билгелеп үттеләр төбәк Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Музыка уен коралларын тантаналы презентацияләүдән соң, мәгариф учреждениеләре укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре бәйрәм концерты оештырды.
Фото: mgazeta.com