+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Ярлар - чиста, сулар тәмле булсын!

Уфа шәһәрендә «Русия суы» Бөтенрусия акциясе кысаларында 13 октябрьдә «Чиста ярлар» марафоны Республика волонтерлык үзәгеннән ирекмәннәр ярдәме белән узачак. Караидел елгасы ярлары чүп-чардан чистартылачак. Акция кысаларында җәйге сезонда тупланган калдыкларны җыю планлаштырыла, бу исә шәһәр халкы өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки елгада эчә торган су алу җайланмалары урнашкан.

Сулыкларда экологик хәл һәм аны яхшырту чаралары турында Русия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының "Су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Илья Разбаш, Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров сөйләячәкләр.

Аеруча сакланылучы территорияне җыештыруда волонтерлар белән бергә блогер Марина Дворникова да катнашачак. Ирекле ярдәмчеләргә күңел ачу программасы һәм туклану оештырылачак, ә өмәдә актив катнашучылар «Русия суы» акциясе символикасы төшерелгән кыйммәтле бүләкләр алачак. Инвентарь (капчыклар һәм перчаткалар) урында биреләчәк.

Башкортстан инде берничә ел «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылучы су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Русия суы» Бөтенрусия акциясендә актив катнаша. Акция чаралары ел саен апрель-октябрь айларында бөтен республика территориясендә үткәрелә һәм «Яшел Башкортстан» экологик мәгърифәтчелек проекты планына кертелгән.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2020 елның 13 октябре, 14:00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: Караидел елгасы яр буе (М. Рыльский һәм Яр буе урамнары кисешкән урында).

Сулыкларны һәм аларның ярларын чистарту буенча «Русия суы» Бөтенрусия акциясенә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Фото: берегдобрыхдел.рф
Читайте нас