+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балтач төзекләнә, яңа төс ала

90 еллыгын билгеләүче районда республикада игълан ителгән “Торак пунктлар эстетикасы елы”нда бик күп күркәм эшләр башкарылды.

90 еллыгын билгеләүче районда республикада игълан ителгән “Торак пунктлар эстетикасы елы”нда бик күп күркәм эшләр башкарылды.

Соңгы елларда туган төбәгебез матур үзгәрешләр кичерә. Район үзәгендә яңа бистәләр калка, юллар ремонтлана, Штәнде авылында яңа мәктәп файдалануга тапшырылды. Төзекләндерү эшләре киң җәелдерелә. Агымдагы елда төзелеш өлкәсендә башкарылган һәм алга планлаштырылган эшләр турында сөйләвен үтенеп, район хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш һәм тормыш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттек.

— Шамил Мөккамиле­вич, юллар ремонты һәм төзелеше буенча районда актив эш алып барыла. Сөйләшүне шуннан башлыйк әле.

— Яхшы юллар — яшә­еш нигезе, дибез. Район территориясендә 734,673 километр автомобиль юл­лары­ның 20 проценты гына асфальт өслекле.

Күренүенчә, районыбыз территориясендәге юл һәм урам-юл челтәрләренең аз өлеше генә асфальт катламлы. Аны киңәйтү буенча башкарылган эшләргә кил­гәндә, “Башкортстан Республикасы территория­сендә автомобиль юлларын үстерү” программасы кысаларында “Башкортстан Республикасы транспорт системасын үстерү” дәүләт программасы буенча түбән­дәге эшләрне барлап үтү дөрес булыр.

Иске Балтач һәм Көмь­язы авылларының “Көнба­тыш” бистәсендәге торак төзелеше урыннарына 5,5 километр урам юлларына 10490 мең сумлык урындагы материаллар түшәлде.

Иске Балтач авылының ике урамына 0,5 километр асфальт түшәлде, башкарылган эшләр күләме 3440,3 мең сум тәшкил итте. 1,2 километрлы Ташлы Елга — Гәрәйкә автомобиль юлын ремонтлауга 1943,1 мең сум акча тотынылды. Югары Кансөяр — Тучыбай подъездына 1,1 километрлы юлга ком-вак таш җәеп ремонт ясалды. Иске Балтач авылы урамнарындагы чокырларны тигезләүгә 5076 мең сум тотынылды. Авыл биләмәләренең 12 километрлы урам чел­тәрен ремонтлау, җәйге һәм кышкы чорда карап-тоту өчен муниципаль юл фондыннан 19372 сум файдаланылды. Көнтүгеш авылына илтүче автомобиль юлын төзү (озынлыгы — 5 чакрым, смета бәясе — 146 997 810 сум) башланды.

Иске Янбай авылына керү юлын төзү бүген тулы куәтенә алып барыла.

— Газ үткәрү ничек бара?

— Республика программасы кысаларында былтыр газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлауга махсус өстәмә акчалар исәбеннән финансланып, Югары Иванай авылында 4,6 километр озынлыкта газ белән тәэ­мин итү объекты төзелде.

Республика адреслы инвестиция программасы Түбән Сикияз авылының Елга аръягы урамында газ бүлү объектын файдалануга кертергә ярдәм итте. Смета бәясе 477,58 мең сумлык бу эш 6 йортны газ челтәренә тоташтыру мөм­кинлеге бирде.

Усман, Түбән Кансөяр, Тибел, Тутагач авылларын газ белән тәэмин итү буенча проект-смета документациясе эшләнде. Челтәрләр­нең гомум озынлыгы — 12,25 километр.

— Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә нинди яңалыклар бар?

— Торак-коммуналь комплексында көч салучылар иңендә районыбызның нормаль тормышын тәэмин итү буенча зур җаваплылык йөге ята. Бу өлкә хезмәт­кәрләренең эштә тотрыклылыгы, һөнәри осталыгы тормыш шарт­ларының уңайлылыгын билгели, предприятие һәм учреж­дениеләрнең эшчәнлегенә йогынты ясый.

Районның “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте оешма һәм предприятиеләрне, халыкны җылылык һәм су белән тәэмин итү, транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатларында нәтиҗәле эшли. Саннарга күз салсак, ел башыннан предприятиенең эш күләме 15,25 миллион сум тәшкил итте, шул исәптән 14,79 миллион сумлык торак-коммуналь хез­мәтләр күрсәтелде.

Эчәргә яраклы су норматив, биологик, химик таләпләргә туры китереп бирелә һәм суүткәргеч челтәренең тузган участокларын үз вакытында алыштыралар, бу исә участокларда аварияләр һәм су белән тәэмин итүдә өзек­лекләр санын киметә.

Ел башыннан 18 торак йортны суүткәргечкә тоташтыру буенча 365 мең сумлык эш башкарылды.

2019-20 елларның көзге-кышкы чорында җылылык энергиясен тапшыру, су белән тәэмин итү буенча бер тапкыр да өзеклекләргә юл куелмады.

Агымдагы җылыту сезонына әзерлек буенча ремонт-тергезү эшләре вакытында һәм тулы күләмдә башкарылды. Җылылык челтәрләрен заманча пенополиуретан изоляция торбаларына алыштыру дәвам итәчәк.

— Социаль объектларны проектлау һәм төзү турында нәрсәләр әйтер идегез?

— Социаль объектлар төзелеше дә игътибар үзәгендә. Иске Балтач авылында 200 урынлык, 7700 квадрат метр мәйданлы стадион төзелеше проектлана. Республика дәүләт экспертизасын үтү, проект-эзләнү эшләренең бәясе 1 244 мең сум тәшкил итте. Проект документлары дәү­ләт экспертизасын үтүнең ахыргы стадиясендә тора. Бу объектны төзү Русия Федерациясенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында планлаштырыла. Беренчел смета документациясе буенча төзелеш бәясе 197 миллион сум тәшкил итәчәк.

Билгеле булуынча, Иске Балтач авылында кинотеатр да төзелә.

— Төбәк программала­рының районда ничек тормышка ашырылуы турында да ишетәсе килә...

— “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында Иске Балтач авылы­ның Совет урамында “Дуслык” аллеясе төзеклән­дерелде, анда 5,2 миллион сумлык күпер белән 1 километр җәяү­леләр юлы эшләнде. Балалар мәйдан­чык­лары, урам тренажерлары һәм өлкән­нәр ялы өчен эскәмияләр һәм урналар белән тыныч зона урнаштырылды, төзе­лешнең гомум бәясе 7 623 080 сум тәшкил итте.

Быел шул ук программа буенча Иске Балтач авы­лының үзәк өлешендә “Гаилә” паркы эшләнде. Биредә балалар мәйдан­чыгы, җәяүлеләр зонасы төзелде, эскәмияләр, парк утлары урнаштырылды, “Агропродукт” җәмгыяте эш­чәннәре агачлар утыртты.

“Башкортстан ихаталары” программасы буенча Нагорная урамындагы күп­фатирлы йорт тирәсе резина өслекле уен мәй­данчыгы, чүп контейнерлары, кием-салым киптер­гечләре, видеокүзәтү камералары, ишегалды утлары урнаштырылып, газон чирәме чәчелеп, тротуарларга асфальт түшәлеп һәм автомобильләргә парковка урыннары булдырылып төзекләндерелде. Подрядчы оешма сыйфатында эшләгән “Агропродукт” җәмгыяте башкарган эшләр 2 миллион сумнан артык тәшкил итте.

Күпфатирлы йортлар­ның подъездларын ремонтлау буенча республика программасы кысаларында быел Иске Балтач авы­лының Комсомол урамында урнашкан күпфатирлы йорт­ның ике подъезды ремонтланды. Подрядчы шәхси эшкуар Галләмшин төзүчеләре биредә 420 000 сумлык эш башкарды.

Киләсе елда “Заманча шәһәр мохитен булдыру” программасы буенча эшләр дәвам итәчәк. Бу программа кысаларында Комсомол урамында “Яшьлек” һәм Совет урамында “Мәктәп уку­чылары” аллеяләрен төзек­ләндерү планлаштырыла.

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы буенча районның ун авыл билә­мәсенә караучы авылларда каты көнкүреш калдыкларын туплау өчен 85 контейнер мәйданчыгы төзелде. Аларга 425 заманча евроконтейнер алып куелды. Калган биш авыл биләмәсе авылларында бу эшне алдагы елда башкару планлаштырылган.

— Торак төзелеше турындагы мәгълүмат та укучыларыбызга кызыклы булыр.

— Торак төзелеше күлә­мен арттыру күз уңында тотыла. Үткән елда 9794 квадрат метр торак файдалануга тапшырылса, быел 12337 квадрат метр торак төзелде.

2009-24 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Башкортстан Хөкү­мәтенең 2019 елның 23 апрелендәге карары белән расланган адреслы программаны тормышка ашыру кысаларында Иске Балтач авылында 7 фатирлы йорт төзелде. Алдагы елларда да республика программаларында актив катнашачакбыз. Төзек­ләндерү эшлә­ренә зур игътибар бире­ләчәк.



Аида ХӘЙРТДИНОВА әңгәмәләште.

Балтач районы.


Читайте нас