+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Эшкуар була аласыңмы?

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проектының “Эшкуарлыкны популярлаштыру” төбәк проекты кысаларында “Инновацияләр буенча юл күрсәтүче” компаниясе кызыклы тест эшләгән.

Һәркем тест ярдәмендә үзенең эшкуарлыкка сәләтен тикшереп карый ала.
Бизнес ачуга әзерлегеңне белү өчен test4biz.ru сайтына кереп, шәхси профильне тутырырга һәм белемеңне тикшерергә кирәк. Шуннан соң уен рәвешендә тест башлана, аны эшләгәндә тәкъдим ителгән хәлләрдә җавап сайларга кирәк.
Уенга танышларыңны чакырырга була. Андыйлар булмаса, программа теркәлгән катнашучылар арасыннан партнерларны үзе сайлаячак. Йомгаклау этабы – уенчының көчле һәм йомшак якларына анализ. Уңышлы эшкуар булу өчен киңәшләр дә бирелә.
Тестның уен өлешен берничә тапкыр үтәргә була.
Фото: zanmsk.ru
Читайте нас