Владимир Путинның май указлары белән расланган “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында “Стимул” программасы тормышка ашырыла.
Программа төзелешне үстерүне күздә тота. “Стимул” программасы буенча Уфа районының Булгаково авылында 825 урынлык мәктәп төзелә башлады. Аның гомум мәйданы 13 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Бина Столбовая урамы буенда, участокның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан.
Дәүләт заказчысы – Башкортсанның Капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчы булып “БашГражданСтрой” җәмгыяте тора. Проект документациясе “Башагропромпроект” тарафыннан эшләнгән.
Бина өч катлы булачак. Укыту кабинетлары, медицина һәм туклану блоклары, административ бина һәм актлар залыннан тыш, мәктәптә ял һәм физкультура-спорт зонасы да булачак. Мәктәп алдында саф һавада чаралар үткәрү өчен мәйданчык урнашачак. Бина эчендә лифтлар да урнаштырылачак.
Мәгариф учреждениесе территориясендә эскәмияләр, уен һәм спорт җиһазлары урнаштыру да планлаштырыла.
Әле нигезен салу төгәлләнгән, хәзер бинаны төзү, инженерлык челтәрләрен үткәрү башлана. Яңа мәктәп киләсе көзгә ишекләрен ачар дип көтелә.
Фото: Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты