+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Яңа мәктәп булачак

«Стимул» федераль программасы буенча Уфа районының Булгаково поселогында 825 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә.

«Стимул» федераль программасы буенча Уфа районының Булгаково поселогында 825 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә.

Бу - «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының яңа бистәләрдә инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән өлешенең берсе. Аның буенча төбәктә Нефтекамадагы Комсомол проспектының дәвамы төзелә. Быел әлеге объектларга федераль бюджеттан 366,44 миллион сум юнәлтелгән, 6,74 миллион сумны республика бюджеты бүлеп биргән.

Шулай ук Уфаның Инорс бистәсендәге Мушников урамының дәвамын (Шолохов урамыннан Богородский урамына кадәр) «Стимул» программасына кертүгә ирешелгән, моның өчен федераль бюджеттан 81,8 миллион сум җәлеп ителгән.

Булгаководагы өч катлы мәктәп «Башагропромпроект» институты тарафыннан проектланган, дәүләт контрактын «БашГражданСтрой» генподрядчысы алган. Объект Столбовая урамы буендагы участокның көньяк-көнбатыш өлешендә төзелә. Төзелеш-монтаж эшләрен 2021 елның җәй ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.



Фото: Госстрой РБ


Читайте нас