+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфаның Совет мәйданын үзгәртеп кору дәвам итә

Мәйдан гына түгел, ә аның янындагы территория - Башкортстан дәүләт педагогия университеты һәм Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе янындагы территория һәм “Студент” скверлары да төзекләндерелә. Тиздән алар барысы бер стильдәге яңа төс алачак. Төзекләндерү өчен җавап бирүче оешма эшләрнең ел ахырына тәмамланачагына ышандыра.

Проект буенча яктылык-музыка белән баетылган фонтан, баскычлар, пандуслар һәм башка корылмалар урнаштыру, тротуарларны яңарту, видеокүзәтү камералары һәм WiFi база станцияләрен кую планлаштырыла.

Яңа эскәмияләр, чүп савытлары, фонарьлар урнаштырылачак. Үзәк мәйданны яңартканда яңа утыртылган агачлар белән яшел зоналар барлыкка киләчәк. Эшләр тәмамланганнан соң яңа заманча киңлек ял көннәрендә җәяүлеләр өчен генә ачык булачак.

Әле объектларда актив эш алып барыла.

Проектка ярашлы, Совет мәйданы уртасында Русия Герое, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак.

Фото: Пресс-служба Администрации ГО г.Уфа РБ
Читайте нас