+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урманнарны тергезүдән беркем дә читтә калмый

Тимер юл хезмәткәрләре дә бу акциягә зур теләк белән кушылды.

Тимер юл хезмәткәрләре дә бу акциягә зур теләк белән кушылды.

Августтан ноябрьгә кадәр Руcиядә "Урманны саклыйк" күләмле экологик кампания уза. Яшел утыртмаларны тергезүдә тимер юлчылар да актив катнаша.



13 октябрьдә "Русия тимер юллары" җәмгыяте хезмәткәрләре "Урманны саклыйк" Бөтенрусия проекты кысаларында Русия Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган "Җиңү урманы" акциясендә катнашты.



- Бүген 40 тимер юлчы һәм 18 урман хуҗалыгы хезмәткәре Иглин урманчылыгының Таутөмән участогының ике гектарында агачлар утыртты, уртак тырышлык белән ике еллык 8 мең чыршы үсентесе утыртылды, - ди “Иглин урман хуҗалыгы” директоры Юламан Каекбирдин. - Тимер юл хезмәткәрләре бу игелекле эштә катнашудан читтә калмый, мондый акцияләрдә алар беренче ел гына катнашмый.



- Тимер юлда табигый территорияне саклауга юнәлтелгән инновацион программаларның, техник һәм технологик проектларның тулы бер комплексы гамәлгә ашырыла. Без тирә-якны саклау буенча күп көч куябыз, - ди хезмәткәрләр.



Русия Президенты Владимир Путин "Экология" гомумдәүләт проектында һәркем катнашырга тиешлеген билгеләгән иде. Чыннан да, нинди генә һөнәр иясе булсак та, табигатькә сакчыл караш һәркемдә булырга тиеш.



Фото: forest.bashkortostan.
Читайте нас