+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстан юлларын танымый да торырбыз әле!

Аларның яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгуында гомумдәүләт проекты хәлиткеч роль уйный.

Аларның яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгуында гомумдәүләт проекты хәлиткеч роль уйный.

Агымдагы елда Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында юлларны норматив хәлгә китерү буенча эшләр 107 объектта башкарыла. Асфальт-бетон өслекне ремонтлаудан тыш, проект ярдәмендә республикада 248 юл билгесе, җәяүлеләр өчен юл чите коймалары, 23 светофор куелачак. Шулай ук фотовидеофиксация камералары саны 459 данәгә артты. Бу максатларга 7 миллиард 324 миллион сум акча юнәлтелде, шуның 2 миллиард 223 миллион сумы федераль бюджеттан. Агымдагы елда гомумдәүләт проектына Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләре, Иглин, Ишембай, Стәрлетамак, Уфа районнары керде. Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев белдерүенчә, бүгенгә аларның һәрберсендә эш кайный.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Уфаның Инорс микрорайонында яшәүчеләр тиздән яңа юлдан җилдерәчәк. Биредә Валерий Лесунов урамы һәм Баландин бульвары төзекләндерелә. Объект­ларның гомум озынлыгы 1,2 километрдан артык тәшкил итә.

Аерым алганда, Валерий Лесунов урамында хәзерге вакытта юлчылар ахыргы этапларның берсе – асфальт-бетон катнашмасыннан нигезнең өске катламын җәюгә керешкәннәр.

Юл эшләүчеләр сүзләренә караганда, полимер-битум тоташтыргыч­лар гади битумга караганда (җәен +60 градуска кадәр, кышын -40 градуска кадәр чыдый) юл катламын киңрәк кулланырга мөмкинлек бирә. Беренче чиратта, бу авыр транспорт чараларының интенсив хәрәкәте йогынтысында юл катламындагы батынкы урыннар барлыкка килүгә юл куймаячак.

Шулай ук, гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада Комсомол урамын реконструкцияләү бара. Биредә эшләр узган елда ук башланган, киләсе елда тәмамларга планлаштыралар. Уфа хакимиятендә бил­геләүләренчә, Башкортстан башкаласында хәзерге вакытта реконструк­цияләнгән юл хуҗалыгы өлкәсендә бу иң зур объектларның берсе булып тора. Шәһәр халкын һәм кунакларын вакытлыча чикләүләргә һәм төзелеш эшләренә бәйле уңай­сызлыкларга аңлап карауларын сорыйлар.

Реконструкциядән соң биредә яхшы юл өслеге, җәяүлеләр юллары, яңгыр-кар сулары канализациясе, тышкы яктырту һәм тукталыш павильоннары булачак. Шулай ук урам-юл челтәре участокларында видеокүзәтү камералары, яңа юл билгеләре һәм күрсәткечләр барлыкка киләчәк.

Уфаның Орджоникидзе районында исә, анда планлаштырылган биш урамның өчесендә капиталь ремонт тәмамланган да инде. Болар – Архитектура, Дон һәм Рыбаков урамнары. Хәзер эшләр Ладыгин һәм Чудинов урамнарында бара.

Чудинов урамында Октябрь проспектыннан Дан бульварына кадәр, озынлыгы 1 километрдан артык юлда планлаштырылган эшләрнең 70 проценты башкарылган. Хәзер техник полосаны һәм тротуарларны төзек­ләндерү бара.

Ладыгин урамы буенча капиталь ремонтның үтәлеше 40 проценттан артык тәшкил итә. Иске юл сүтелгән һәм яңа бордюрлар салынган, асфальтның иске катламы фрезерланган, асфальт-бетон катламының тигезләү катламы җәелгән.

Уфада юл хәрәкәте хәвефсез­легенә дә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә җәяүлеләр кичүе зонасында 1200 метр озынлыктагы коймалар урнаштырылган.

– Коймалар Әй һәм Чернышевский, Степан Кувыкин һәм Батыр урамнары кисешкән урында, Рихард Зорге, 75 адресы буенча урнашкан административ бина янында урнаштырылды. Якын арада, шулай ук, Боҗра һәм Борисоглебский урамнары киселе­шендә шундый ук коймалар урнаштыру планлаштырыл­ган, – дип билгеләделәр Уфа хакимиятендә.

Моннан тыш, юл-транспорт һәла­кәтләре еш була торган участокларда светофорлар, юл билгеләре урнаштырыла, горизонталь юл тамгасы төшерелә. Быел гына Уфада светофор объектлары биш участокта урнаштырылган: Трамвай һәм Адмирал Макаров, Аксаков һәм Свердлов, Российская һәм Төньяк юл, Беренче май һәм Маяковский урамнары киселешендә, Мәҗит Гафури урамының 4нче йорты янында.

Стәрлетамакта исә агымдагы елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты ярдәмендә 13 юл участогы ремонтлана, шулай ук, ике юл киселешен реконструк­цияләү эшләре алып барыла.

Әлеге вакытта Каранай Моратов урамында асфальтның өске катламын җәю тәмамланып килә, шуннан соң подрядчы 23 май урамы буенча (озынлыгы 2,2 километр чамасы) өске катламны җәюгә күчәчәк. Муниципаль заказ кысаларында юлны асфальтлау белән бергә 23 май урамындагы автомобиль күперен ремонтлау башланды. Шулай ук бүген Ленин проспекты буенча асфальт­ның өске катламын җәю башланган. Ремонтланучы участокның озынлыгы –1,5 километрдан артык.

Юлларны ремонтлау “Суперпейв” ысулын кулланып алып барыла. Ягъни автомобиль юлын фай­далануның климат шартларына һәм хәрәкәт интенсивлыгына зур игътибар бирелә.

– Ходайбирдин, Блюхер, Урман урамнарына асфальт түшәлде дә инде. Кайбер объектлар буенча, подрядчылар үзләре өчен яңа асфальт-бетон катнашмасын үзләш­терүгә бәйле, аерым тоткарлыклар булды. Хәзер алар эшне максималь рәвештә тизләтәләр, – ди Стәр­летамак шәһәре хакимияте баш­лыгының беренче урынбасары Юрий Тротт.

Шулай ук, Стәрлетамакта гомум­дәүләт проектлары кысаларында 11 светофор объекты һәм 248 юл билгесе куелган.

Гомумән алганда, юллар торышына республика җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Шунысы куаныч­лы, хәзер подрядчы эшенең сыйфатына да таләпләр югары, җитеш­сезлекләр табылганда ул аларны бетерергә тиеш. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, киләсе елда юлларга игътибар тагы да артачак, дип белдерде.



Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас