Әдип үзенә, сүзенә, язмышына һәрвакыт тугры булды.
Халык шагыйре Мостай Кәрим турында күп мәкаләләр, тикшеренүләр, китаплар, монографияләр язылган. Ләкин тулы ышаныч белән әйтә алам: аларның берсе дә әдиптәге әдәби вулканны тулы куәтендә чагылдыра алмый. Аның портретын гомумиләштереп, тулы итеп киләчәк буыннар гына төшереп бетерә алачак.
Шагыйрь, язучы, драматург язмышында ниндидер бер сер ята. Иң беренче чиратта аны шәхеснең үзенә чишәргә туры килә, соңыннан гына — басылган китаплар, кулъязмалар, хатлар, мемуарлар буенча галим-биографларга.
Мостай Кәримнең язучылык биографиясе бик чагу. 1935 елда уналты яшьлек шигырь язучыны әтисе Келәш авылыннан Уфага вузга керергә алып килә. Ул инде республика балалар һәм яшьләр басмаларында берничә шигырен һәм кыска поэмаларын бастырып өлгергән була. Өлкәннәр әдәби мохите аны ничектер тиз кабул итә, ул вакытта инде танылган Баязит Бикбай үз канаты астына ала.
Мостафа Сафа улы язмыш, язучының җәмгыять алдындагы җаваплылыгы турында күп уйлана һәм яза. Язмыш аңа кайвакыт ярдәмсез кешеләр белән уйнаучы куркыныч, рәхимсез нәрсә кебек тә тоела...
Бервакыт Язучылар берлеге рәисе Низам Карипов яшь шагыйрьләр секциясе утырышында болай ди: “Мостай мине үзенең энергиясе, эшкә сәләте, рух ныклыгы белән таң калдыра... Ышаныч белән әйтеп була – ул үз язмышын кулыннан ычкындырмаячак”.
Мостай чынлап та үз язмышын “эләктереп ала”, күпмилләтле әдәбият тарихында үз урынын яулый, ләкин бу аңа җиңел генә бирелми.
Мостай Кәрим һәрвакыт көчле ихтыярлы, максатчан кеше була, киртәләрне җиңәргә үзендә көч таба белә. Ул СССРның күпмилләтле әдә-биятында чагу вәкил булып кала, халкы, Ватаны белән аерылгысыз булуын аңлый.
Халык мәкале болай ди: “Әгәр әтиең үлсә, аны белгән кешеләрнең озак яшәвен телә”. Бу очраклы әйтелмәгән. Замандашлар хәтере киткән кешенең гомерен озынайта. Хатирәләр аша исәннәр югалту ачысына каршы торырга тырыша. Исәннәрнең хатирәләре кирәк, күңелебез Мостайны белгән, күргән, аралашкан кешеләрне ишетергә тели. Бу ихтыяҗыбыз бөек кешенең коллектив портретын тудырырга теләүдәндер.
Мин Мостай Кәримне беренче тапкыр 1957 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында күрдем. Анда БДУ студентларының республика язучылары белән очрашуы оештырылган иде. 1962 елда комсомол өлкә комитетында (мин анда бүлек мөдире булып эшли идем) шагыйрь белән шәхси таныштым.
1968 елда мин КПСС өлкә комитетында эшли башладым. Мостафа Сафа улы анда еш керә иде. Безгә, яшь белгечләргә, аның белән аралашу, аның фәлсәфи уйлануларын тыңлау бик фәһемле булды. Мостай Кәримгә олы ихласлык һәм тирәнтен аңлый белү хас иде. Мин аның белән горурлана һәм соклана идем.
Мостай Кәрим белән әңгәмә кору бер ләззәт иде. Ләкин ул беркайчан да артык күп сөй-ләүчеләрне яратмады һәм алар белән аралашудан чит-ләште. Мин бервакыт аңардан ничек итеп кешегә артыгын сөйләмичә, ләкин башкалар ишетерлек итеп фикерне җиткерергә мөмкин булуы хакында сорадым. Ул вакытында әйтелгән сүзнең генә кешегә тәэсир көче барлыгын әйтте һәм мисалга көн-төн бакырган бака белән көн саен төгәл бер вакытларда гына кычкырып, таң атуын, кич җитүен хәбәр иткән әтәчне китерде.
Мостай Кәрим афоризмнарны оста кулланды, ул Рә-сүл Гамзатов кебек сүз белән тәэсир итә белү остасы иде.
Нәрсә ул афоризм? Мин болай дияр идем: сүз булудан туктаган уй. Мостай Кәримнең уйлар җыентыгы аның әйтемнәренең төгәллеге белән аерылып тора. Менә берничәсе: “Җан өчен зирәклек тән өчен сәламәтлек кебек”, “Акыл кайвакыт кыю рәвештә юләрлек эшләү өчен хезмәт итә”, “Кояшка да, үлемгә дә туры карарга ярамый”.
Мостай Кәрим әсәрләрен-дәге буыннар зирәклеген өй-рәнү безне югарыга күтәрә, көчле һәм киң күңелле итә. Аның китаплары кешегә моңа кадәр белмәгәнне ача. Аның фәлсәфи уйланулары – вакыт дулкыннары буйлап сәяхәт итүче һәм буыннан-буынга кыйммәтле йөкне сак кына илтүче уй кораблары. Мостай Кәрим һәрвакыт кешеләрнең бер-берсе белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин-леген ассызыклады һәм үз теләкләреңне башкаларныкы белән чагыштырып, нәтиҗәләр ясарга өйрәнергә чакырды. Бәхеткә хәйлә белән ирешеп булмый бит. Тормышта шатлык таба бел – бәхет җәлеп итүнең иң яхшы юлы. Бәлане дә бернинди тырышлык белән дә урап узып булмый. Явызлыкны үзеңнән ку – менә бәладән еракта булу юлы.
Кызганычка каршы, без еш кына көндәлек гади мизгел-ләрне бәяли белмибез, гади тоелган әңгәмәне кәгазьгә кү-череп куймыйбыз. Исемдә, бервакыт “Ташлама утны, Прометей!” трагедиясе турында сүз чыкты. Башкорт дәүләт академия драма театрында сәхнәләштерелгән әсәр миңа көчле тәэсир итте. Аның тирәнлеген художество бизәлеше дә, музыка да ассызыклады. Мин дә үз фикеремне белдереп, Мостай уйлануларының тарихи вакыты кешелек өчен кире кайтмаслык булып киткәнен билгеләдем. Мәсәлән, кабатланмас эпик халык иҗаты кайтмаячак кебек. Димәк, беркем дә Мостай Кәрим кебек әдәбиятта мондый әсәр тудыра алмаячак. Ләкин Мостафа Сафа улы моңа каршы чыкты һәм үз фикерен әйтте. Ул явызлык һәм шәфкатьлелек көрәше кебек мәңгелек тема-ларның кешеләр булганда һәрвакыт яшәячәген билгеләде. Һәр чорның үз Прометейлары һәм Зевслары булачак. Аның тагын бер фикере мине гаҗәпләндерде һәм сокландырды, мәңгегә хәтеремдә калды: заманча мохиттә яңа “Мостай Кәримнәр” өчен мөмкинлекләр күбрәк. Кешелек беркайчан да үз үсешендә мондый рух универсальлегенә ирешмәгән һәм бөек оста барлыкка килү белән ул язучы буларак барлык дөньяны берүзендә чагылдыра алачак. Соңыннан гына мин бу фикернең бар тирәнлеген аңладым...
Шул ук вакытта Мостафа Сафа улын фәлсәфәгә дәгъва итмәгән конкрет, реаль, талантлы кешеләр тарафыннан язылган тормышчан әсәрләр шатландырды.
Мостай Кәрим әсәрләре төрле ил, милләт кешеләре өчен дә кыйммәтле. Чөнки аларда уйлар образ төгәллеге белән гармониядә, явызлыкны тәнкыйтьләү изгелек өчен көрәш дәвамы булып тора, үз халкыңа мәхәббәт башка халыкларга ихлас ихтирам һәм сөю белән үрелә.
Туган йорты, яшәгән җире һәм гаиләсе Мостай Кәрим өчен һәрвакыт беренчел һәм иң мөһиме булды, алар аның характерында һәм язмышында күп нәрсәне билгеләде. Язу-чының гаиләсе дус һәм бер-дәм. Ул һәрвакыт яраткан хәләл җефете янында бәхет-шатлык һәм җан җылысы тапты. Үз язмышында тормыш иптәшенең роле турында ул Дейл Карнеги китабыннан бер өзек китереп сөйләде: “Һәр ир-егеткә аңа тулысынча ышанган, бөтен дөнья каршы борылган очракта да аның яклы булып калган, бергә утка-суга керергә дә әзер булган хатын-кыз кирәк. Хатын беркайчан да ирен “булдыксыз” дип атамаска тиеш. Аның җитәкчеләре эшендә барлык җитешсезлекләрен күрер, ләкин өйдә аларны ассызыкларга кирәкми. Иренә: “Син беркайчан да бернәрсәгә дә ирешмәячәксең”, — дип әйткән хатын-кыз аны уңышсызлыкка этәрә. Һәм, киресенчә: берничә зирәк сүз ирнең эшләргә карашын тулысынча үзгәртергә һәм аңа яңа старт өчен көч бирергә мөмкин. Генри Фордтан, икенче гомер бирелә калса, кем булып туар идегез, дип сораганнар. Ул болай җаваплаган: “Миңа барыбер, хатыным белән яңадан очрашырга гына язсын”.
Мостай Кәримнең хатынын җирләгәндә әйткән сүзләре мине таң калдырды. Ул шәхси тормышында, өендә дә искиткеч кеше була алды. Мин һәр-вакыт аның белән яратып әңгәмәләштем, яратып тыңла-дым, күп нәрсәгә өйрәндем.
Мостай Кәрим вафатыннан соң 15 ел үтте, ләкин бу тирән акыллы кеше турында хатирә-ләр киләчәк елларда да кадерләп сакланачак. Миңа әле дә Мостай Кәрим безнең белән тыныч кына әңгәмәләшә кебек...
Мостафа Сафа улы соңгы елларында да көчле рухлы булды, ул яшьлек еллары турында үкенеп искә алмады. Ул үз яшенә ихтирамлы мөнәсәбәттә булды. Аның вафатына ел ярым калгандагы очрашуыбыз аеруча истә калган. БДУда әдипнең 85 яшен билгеләделәр. Онытылмас очрашу булды ул. Мостафа Сафа улы иҗат юлы хакында күңелле итеп сөйләде, балаларча ихлас елмаюы белән таң кал-дырды, акыллы киңәш-сүзлә-рен әйтте.
Әйе, Мостай Кәримнең иҗади уйлары үз вакытын узып китте. Безгә әле һаман да аларны куып тотарга тырышырга һәм фәлсәфи тирәнлегенә сокланырга туры килә.
Октябрь Вәлитов,
профессор, философия фәннәре докторы,
республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре һәм фән эшлеклесе,
Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләре әгъзасы.