Кичә Стәрлетамакта «РОСДОРНИИ» оешмасының Ырынбур филиалы белгечләре «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектына кергән объектларда башкарылган юл эшләренең сыйфатына мониторинг үткәрде.
Алар юл полотносының геометрик күрсәткечләрен үлчәгән. Шулай ук мобиль лаборатория Ходайбирдин урамындагы юлның техник-эксплуатацион торышына диагностика ясаган, аның нәтиҗәләреннән чыгып, алга таба эксплуатацияләү һәм ремонт планы буенча киңәшләр биреләчәк.
Гомумән алганда, юл ремонтына югары бәя бирелгән.
Юл эшләре сыйфаты мониторингы - «РОСДОРНИИ» юл тармагы компетенцияләренең гомумтармак үзәге башкара торган бурычларның берсе. Бөтен ил буенча эш сәфәрләре реаль вакыт режимында гомумдәүләт проектын үтәү картинасын бәяләргә мөмкинлек бирә. Экспертлар үз эшләре барышында махсус җиһазлар һәм мобиль лаборатория комплексларын файдалана.
Фото: Стәрлетамак районы хакимияте сайтыннан