Уфада гомумдәүләт проекты буенча юлларны ремонтлау тулысынча тәмамланган.
Башкортстан башкаласында «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты ярдәмендә агымдагы елда 20,9 километр асфальт-бетон өслеге норматив хәлгә китерелгән. Эшләр 22 участокта башкарылган.
Урам-юл челтәре участокларында техник полосалар төзекләндерелгән, яңа борт ташлары урнаштырылган, кирәк булган урыннарда тротуарлар ремонтланган.
Җәяүлеләр кичүе зонасында һәм мәктәпләр янында җәяүлеләрне бәрдерүне булдырмау максатыннан 1200 метр периль койма тотылган. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында биш участокта яңа светофорлар урнаштырылган.
Шулай ук, югарыда аталган чаралардан тыш, «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысасында Мостай Кәрим урамын һәм Һалле урамы участогын капиталь ремонтлау, 8 Март һәм Комсомол урамнарын реконструкцияләү, Валерий Лесунов һәм Баландин бульварын төзү дәвам итә.
Быел Башкортстанда гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен 7,3 миллиард сумнан артык акча бүленгән, шуларның 2,2 миллиард сумы — федераль бюджеттан.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: srk.nationalpriority.ru