Башкортстаннан 14 катнашучы «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылучы Русия укучылар хәрәкәтенең «Вожатыйлар лигасы» Бөтенрусия конкурсы финалистлары булды.
«Вожатыйлар лигасы» Бөтенрусия конкурсы өченче тапкыр уза. Анда быел илнең 85 төбәгеннән 4000нән артык гариза бирелгән. Конкурсның Оештыру комитеты карары буенча, бәйгенең алдагы этаплары онлайн-форматта узачак.
- «Вожатыйлар лигасы» Бөтенрусия конкурсында катнашучылар саны елдан-ел арта. Алар арасында 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләр күп булуы куандыра, бу яшьләрнең педагогик һөнәрләргә карата кызыксынуы турында сөйли, – дип шәрехли Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Платонов.
Ул ассызыклаганча, конкурс - ул ярыш түгел, ә үз күнекмәләрен сынап карау, тәҗрибә уртаклашу, яңалыкларны белү һәм бу белемнәрне үз төбәкләрендә уртаклашу мөмкинлеге. “Балалар белән эшләүче белгечләргә үзгәрүчән чынбарлык шартларында эшләү, заман белән бергә атлау, актуаль тенденцияләрне исәпкә алу мөһим. Бу ел безгә шундый мөмкинлек бирде. Ил вожатыйлары бу чакыруны үтәр, дип ышанабыз!" – ди Андрей Платонов.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: "Башинформ"