Борай авылының үзәк мәйданында "Геройлар аллеясе"н комплекслы төзекләндерүнең икенче этабы бара.
Былтыр биредә энергия саклаучы яктырткычлар белән яңа баганалар урнаштырылды, яшь агачлар утыртылды, беседкалар куелды, брусчатка җәелде, якташларыбыз - Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларыбызга һәм локаль конфликтларда катнашкан яугирләргә 2 мәрмәр стела куелды.
Агымдагы елда яңа заманча яктылыклы-музыкалы фонтан төзелгән. Хәзер брусчатка җәю һәм мәйданның калган өлешендә бордюрлар урнаштыру эшләре бара.
Шулай ук, биредә кече архитектура формалары урнаштырылачак, авылның үзәк мәйданын төзекләндерү эшләрен тәмамлау 2021 елның 1 июленә планлаштырылган.
Барлык эшләр дә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында алып барыла.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: Борай районы хакимиятенең матбугат хезмәте