+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Затонда амфитеатр булачак!

Уфаның Затон бистәсендәге «Волна» паркын үзгәртеп кору дәвам итә.

Уфаның Затон бистәсендәге «Волна» паркын үзгәртеп кору дәвам итә.

Быел биредә «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» проекты буенча реконструкциянең өченче этабы кысаларында амфитеатр булдыру һәм күлне төзекләндерү планлаштырыла.

«Грунт казу эшләре тәмамланды. Винт свайларын урнаштыру ахырына җитеп килә, 362 данәсе эшләнде инде. Карст чокыры бетерелде. Электр белән тәэмин итү өчен футлярлар ясалды, су үткәрү һәм канализация буенча эшләр тәмамланып килә. Су үткәрми торган экранны урнаштыру башланды. Бу ясалма күл шәһәр халкын матурлыгы белән сөендереп тору өчен тагын бер урын булачак», - дип билгеләп үтте «Уфастрой» җәмгыяте директоры Дамир Хәбибуллин.

Амфитеатр булдыру кысаларында подрядчы оешма тарафыннан төрле биеклектәге эскәмияләр өчен гранит ташларын кисү, урнаштыру һәм бетонлау бара, юлга таш җәелгән.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте
Читайте нас