+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Янтимердә яңа парк барлыкка киләчәк!

Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Балтач районының Янтимер авылында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Җиңү паркын төзекләндерү төгәлләнә.
Үзенең кече ватанын матур, заманча һәм төзек итеп күрергә хыяллана иде янтимерлеләр, хәзер бу хыялларны чынбарлыкка әверелдерү мөмкинлеге барлыкка килде.
Паркның үзәк элементы - Бөек Ватан сугышында катнашкан Әхмәдиша Әхмәдиевка һәйкәл узган елда ачылган инде.
Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру эшләрен башкаруны контрольдә тотты.
#национальныепроекты
Фото:srk.nationalpriotity.ru
Читайте нас