Башкортстан мебель сату буенча Европа базарына чыгарга ниятли.
Бу хакта республиканың Нидерланд белән тышкы сәүдә хезмәттәшлегенә багышланган киңәшмәдә билгеле булды. Гомумән алганда, регион моңа кадәр дә корольлек белән тыгыз хезмәттәшлек иткән.
ВКС форматында узган чарада республиканың Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева, Нидерланд Корольлегендә Русия Федерациясенең Сәүдә вәкиле Андрей Макаров, шулай ук Башкортстан җитештерүчеләре катнашты.
Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Башкортстанның Нидерланд белән тышкы сәүдә хезмәттәшлеге тотрыклы үсеш белән характерлана, гәрчә быел коронавирус йогышы пандемиясе аркасында товар әйләнеше кимү күзәтелсә дә.
Сәүдә предприятиеләре белән мондый очрашулар вакытында без экспортерларга ярдәм итү өчен яңа идеяләр һәм ысуллар табарга ниятлибез, - ди Маргарита Болычева.
Киңәшмә барышында Башкортстан җитештерүчеләре үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация ала алды. Мәсәлән, Андрей Макаров Башкортстанда офис җиһазлары җитештерүче «Метта» компаниясенә Русиянең Нидерландтагы Сәүдә вәкиллеге территориясендә үз продукциясен тәкъдим итү идеясе белән чыкты.
Фото: bashnews.ru