+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Русия экологиясе" сайты ачылды

Русиялеләрнең күбесе экология мәсьәләләре белән кызыксына.

Русиялеләрнең күбесе экология мәсьәләләре белән кызыксына.

Аларга "Экология России-нацпроектэкология РФ" сайты күп сорауларына җавап табарга ярдәм итәчәк, ул шушы көннәрдә челтәрле басмага әверелгән. Нәкъ менә ватандашлар арасында популярлык сайтны киңәйтергә ярдәм иткән.



Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат секретаре Ренара Газина хәбәр иткәнчә, хәзер сайт профессиональ экспертлар пулын җыя, алар иң мөһим эко-сорауларга җавап бирәчәк. Басма битләрендә популяр блогерлар да чыгыш ясый алачак. Чөнки яңа эко-сайт иң файдалы лайфхаклар җыентыгы булачак һәм экологик журналистиканың роле көчәячәк.



Билгеле булганча, Русиядә "яшел" үзгәрешләр 2017 ел - Экология елыннан башланды. Ә инде бер елдан соң күтәрелгән проблемалар «Экология» гомумдәүләт проектында чагылыш тапты. Интернет платформада әлеге проектны гамәлгә ашыру барышы чагылды. Тик тиздән аудиторияне коры саннар гына түгел, экспертларның компетентлы фикерләре, экологик проблемаларны хәл итүдә чит ил тәҗрибәсе, табигатьнең кыргый почмакларының уникаль видеосы, кызыклы фактлар да кызыксындыруы аңлашыла.



Бер ел эчендә интернет-платформа онлайн - кинотеатр, вебинарлар трансляциясе, әйләнә-тирә мохиткә ярдәм итү акцияләре белән тулы канлы басмага һәм проект мәйданчыгына әверелде.



Фото:bashnews.ru
Читайте нас