+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Дәваханәләрдә - яңа томографлар

Башкортстан дәваханәләре яңа компьютер томографлары урнаштыра.

Башкортстан дәваханәләре яңа компьютер томографлары урнаштыра.

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган яңа медицина җиһазлары Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Күмертау, Сибай, Бөре, Ишембай, Баймак, Дүртөйле район дәваханәләренә кайтарылган.

.

Әйтик, Бөре үзәк район дәваханәсенә компьютер томографы кайтты. Сибай дәваханәсендә яңа компьютер томографын урнаштырганнар да инде, якын арада аны эшләтеп җибәрәчәкләр.



— Яңа аппарат белән магистраль кан тамырларына гына түгел, периферик кан тамырларына да контрастлы рентгенологик тикшерү үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Билгеләнгән программа баш миендә кан тамырларының тромб булган урынын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.



Исегезгә төшерәбез, компьютер томографиясе төрле авыруларны диагностикалау өчен киң кулланыла, шул исәптән, коронавирус һәм дәваханәдән тыш пневмония вакытында үпкәләрнең зарарлану дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итә. 2019 елда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында төбәк дәваханәләренә ике магнит-резонанс һәм алты компьютер томографы куйдылар, 1 МРТ аппараты һәм 7 КТ аппараты ремонтланды.



Фото: pillsman.org


Читайте нас