Быел Уфада юлларны ремонтлау "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты һәм Башкортстан Республикасының территориаль заказы буенча алып барыла.
Тулаем алганда, 70 километр асфальт җәеләчәк. Гомумән алганда, Уфада урам-юл челтәренең 57 участогы төзекләндереләчәк.
Мәсәлән, Дим бистәсендә төп транспорт артерияләренең берсен тәртипкә китерделәр. Элегрәк Дагыстан урамы буенча хәрәкәт тизлеге күп санлы чокыр-чакырлар аркасында сәгатенә 35 чакрымнан артмый иде. Ремонттан соң машина йөртүчеләр, курыкмыйча, 60ка кадәр "баса" ала. Юл өслеге мөмкинлек бирә.
Территориаль заказ буенча гына да «Карап тоту һәм ремонт» статьясы кысаларында 17 урам колачланган. Беренче чиратта, элек ремонтланмаган урамнар төзекләндерелгән. Болар - Сун-Ят-Сен, Пугачев, Ветошников урамнары.
Чагыштыру өчен, узган ел юллар ике тапкыр кимрәк ремонтланган. Күп эш башкарылу сәбәпле, халык өчен кайбер кыенлыклар туган тууын. Участокларны ябарга туры килгән. Халыкның күпчелеге хәлне аңлап кабул иткән.
Фото: башньюс