+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Пенсионерларга битлекләр бушка

Сибайда бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре җитештерә башладылар.

Сибайда бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре җитештерә башладылар.

6,2 миллион сумлык проектны урындагы эшкуар Роман Зәйдуллин гамәлгә ашыра. Бизнесмен җитештерү һәм төргәкләү линиясендәге чималны үз акчасына сатып алган.



Әлеге гади, әмма бик кирәкле гигиена предметларының мөһимлеген аңлап, эшкуар пенсионерлар өчен хәйрия акциясе оештырды.



"Хәзер хәлләр шундый, ярдәм итәргә кирәк, өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгыртырга кирәк, аларга карата чир үтә мәкерле, – ди Роман Зәйдуллин. – Без әле эшне башладык кына, әлегә ике мең данә битлек тараттык. Безнең шәһәрдә өлкән яшьтәгеләр күп, аларга ярдәм бик урынлы булыр дип өметләнәм".



Сибай хакимияте мәгълүматлары буенча, стартап «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган. Проект кысаларында алты эш урыны булдырылган.



Фото: башинформ
Читайте нас