Уфаның "Яшел чаукалык" бистәсендә гимнастика буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе төзелә.
Проектка ярашлы, булачак комплекста күнекмәләр һәм гимнастика, хореография заллары, кунакханә һәм хакимият корпусы төзү дә каралган. Гимнастика залында тамашачылар өчен 500 урынга трибуна да булачак.
Төзелешне 2021 елның ахырына кадәр тәмамлау күзаллана. Спорт комплексы "Физик культура һәм спортны үстерү" гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Спорт объектының гомум бәясе 793 миллион сумга төшәчәк һәм аның 500 миллион сумы федераль бюджеттан бүленәчәк.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан