+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яман, диләр. Ә ул культуралы!

Куергазы районы Молоканово авылыннан фермер Петр Нестрогаев "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты кысаларында 25 гектарлы басуга киндер чәчеп, уңыш җыюга керешкән. Яңа дәүләт сәясәте яктылыгында киндер үстерү республиканың һәм хәтта илнең икътисади яктан әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итәргә сәләтле инновацион проект булып тора. Кайчандыр СССРда шулай булган.

Куергазы районы Молоканово авылыннан фермер Петр Нестрогаев "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты кысаларында 25 гектарлы басуга киндер чәчеп, уңыш җыюга керешкән. Яңа дәүләт сәясәте яктылыгында киндер үстерү республиканың һәм хәтта илнең икътисади яктан әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итәргә сәләтле инновацион проект булып тора. Кайчандыр СССРда шулай булган.

Русиядә киндерчелекне үстерүгә рөхсәт биргән карарга агымдагы елның февралендә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин кул куеп, бу тармакка яңа импульс бирде. Шул рәвешле, сәнәгать һәм медицина максатларында киндер һәм мәк үстерү рөхсәт ителде. Бердәнбер һәм төп шарт - бу культураларның Русия территориясендә кулланылырга рөхсәт ителгән, селекция казанышлары дәүләт реестрына наркотиксыз дип кертелгән булуы.

Петр Ырынбур өлкәсеннән дусты Евгений Долгушев белән игәргә алынган киндернең "Омегадар-1" сорты да шундый. Бу культурада тетрагидроканнабиол өлеше 0,1 проценттан артмый. Ә менә яман атыннан котылган үсемлекнең файдасы әйтеп кенә дә аңлатырлык түгел икән.

Киндердән тукыма, кәгазь, дарулар, май, машина төзелеше өчен композит материаллар, йортлар төзү өчен эко-брикетлар ясарга, аны чәй һәм ботка рәвешендә кабул итәргә мөмкин. Шулай итеп, бу эштә киндер тулысынча кулланыла.

Уңыш җыю берничә этапта бара. Чәй өчен югары яфраклар гына кирәк, орлыкларын ярмага һәм майга җыялар, сабак целлюлозага бара, ә каннабисның тамыры, галим-табиблар билгеләгәнчә, бавыр, подагра һәм хәтта яман шеш авыруларын дәвалаганда да бик нәтиҗәле. Аңлашылганча, бу культураның рентабельлелеге 4000 процентка җитә!

Якташыбызны киндер "якланган булуы" белән дә әсир иткән – җәй буе анда зарарлы бөҗәк тә, чүп үләннәрен дә күрмәгән, хайваннар да аны читләтеп үтә. Димәк, бернинди химикатлар да кирәк булмаячак!

Киләсе елга Петр Нестрогаев киндергә үзе эшкәрткән 1200 гектарның 100 гектарын әзерләгән дә инде.
Яңа культураны үстерү техникасын ул әлегә булган нәрсәләргә яраклаштыра, әмма махсус машиналар сатып алу турында да уйларга кирәклеген аңлый. Өстәвенә, Евгений белән уртак планнары да бар, аларның төп максаты - Куергазы районында киндер эшкәртү заводы төзү.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Фото: Куергазы районы хакимиятенең мәгълүмат үзәге
Читайте нас