«Алтын көз-2020» проекты кысаларында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Бөтенрусия конкурсы узды.
Шуны билгеләргә кирәк: конкурс ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Масштаблы чарада Дәүләкән районы вәкилләре дә катнашты. Анда алар ике алтын медаль яулаган.
«Иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы» номинациясендә ит эшкәртү һәм ит ярымфабрикатлары һәм колбаса эшләнмәләре җитештерүдә «Хәләл» стандарты буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен «Бай өстәл» кооперативы җиңүче дип танылды.
«Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы» номинациясендә терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен шәхси эшкуар Зоя Григорьева җиңүче булды.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Фото: Дәүләкән районы хакимияте сайтыннан.