Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Иҗади кешеләр” федераль һәм төбәк проектлары тормышка ашырыла.
Октябрьдә проект кысаларында “Балалар – балаларга” Халыкара классик музыка фестивале үтте. Төрле ил педагоглары ике атна дәвамында республиканың музыкаль мәгариф учреждениеләре тәкъдим иткән яшь талант ияләренең осталыгын камилләштерде. Алар башта алты музыкаль юнәлеш буенча конкурсның сайлау турын үтте: вокал, фортепиано, скрипка, баян, флейта, саксофон.
Учалы районы 1нче Балалар музыка мәктәбендә Фәрит Кунаккуҗин җитәкчелегендә белем алучы Искәндәр Кадыйргуловны тәкъдим итте.
Искәндәр белән Леонид Друтин – халыкара конкурслар лауреаты, Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка колледжының тынлы һәм бәрмә уен кораллары бүлеге җитәкчесе шөгыльләнде. Ул саксофонда уйнау тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның тәкъдиме белән Искәндәр Кадыйргулов башкаруында Шостаковичның “Романс”, Гершвинның “Хлопай в такт" әсәрләренең видеоязмасы Спиваков исемендәге Фонд сайтында урын алачак.
Фестивальнең йомгаклау этабында осталык дәресләре үткән укучыларның һәм чакырылган музыкантларның хәйрия концертлары онлайн-трансляцияләнәчәк.
Фестивальнең гала-концерты, пандемиягә каршы хәлнең ничек булуына карап, 17 ноябрьдә “Башкортостан” Дәүләт концерт залында яисә онлайн-форматта үтәчәк.
Фото: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/31940