+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Ашкадар чишмәләре" - I дәрәҗә лауреат!

"Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә быел Федоровка районы Кирюшкино авылының «Ашкадарские родники» чуваш халык җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Зинаида Семенова өстәмә белем алды. Аның мәдәният өлкәсендә хезмәт стажы - 30 елдан артык.

Зинаида Семенова җитәкчелегендәге «Ашкадар чишмәләре» коллективы репертуарын яңартып тора, хореограф Марс Салих улы яңа биюләр куя. Хатыны Зинаида Семенова белән бергә эшләп, алар чуваш мәдәниятен үстереп, югары нәтиҗәләргә ирешә.

«Академик хор белән эшләүнең актуаль методикалары» программасы буенча «Иҗади кешеләр» проектында алган белемнәрен кулланып, Зинаида Николаевна һәм «Ашкадар чишмәләре» чуваш халык фольклор ансамбле быел "Халык уеннары" төбәк фольклор программалары фестивалендә 1нче дәрәҗә лауреат булды.

Бу коллектив Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Туган җир җырлары» III Республика борынгы урыс җыры ачык конкурсының «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче булды.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Фото:ppt-history.ru

Читайте нас