+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстанда «Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе тәмамланды

Башкортстан территориясендә «Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе тәмамланды. Әлеге чара Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикабызның авыл халкына медицина ярдәменең үтемлелеген арттыру өчен уздырылды.

Бу чара ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе барышында авыл халкы белгечләрдән консультация һәм киңәшләр алды, медицина тикшеренүе узды һәм беренчел медицина ярдәме алды.

Агымдагы елның апреленнән башлап Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет маршрутлары буенча 134 белгеч эшләгән. Акция башланганнан бирле 30502 кеше тикшерелгән, 19118 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 13633 флюорография, 5485 маммография.

Социаль яктан әһәмиятле чирләргә шикле яисә ачыкланган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау һәм контрольгә алынды.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Читайте нас