+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ярдәм кирәк булса, "кайнар линия"гә шалтырат!

Республика клиник психотерапевтик дәваханәсендә психологик ярдәм күрсәтү буенча бердәм ышаныч телефоны оештырылды.

Республика клиник психотерапевтик дәваханәсендә психологик ярдәм күрсәтү буенча бердәм ышаныч телефоны оештырылды.

Психологлар һәм психотерапевтлар медицина хезмәткәрләренең "һөнәри януы" симптомнарын һәм сәбәпләрен бетерүгә юнәлтелгән психологик ярдәм, психологик коррекция оештыралар.

"Кайнар линия" көн саен 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Консультацияләрне 8-(347)232-88-70 телефоны буенча алып булачак.

Моннан тыш, Республика клиник психиатрия дәваханә үзенең психотерапевтик стационар бүлегендә тернәкләнү хезмәтен тәкъдим итә. Анда "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында уңайлы шартлар тудырылган, алар өйдәге уңайлылыкка максималь якынлаштырылган.

Биредә психотерапевт, терапевт, невролог, эндокринолог, физиотерапевт һәм психолог катнашлыгында дисциплинарара якын килү нигезендә комплекслы ярдәм принцибы кулланыла. Шулай ук дәвалау процессында терренкур, энә рефлексотерапиясе, гидротерапия, дәвалау физкультурасы, иппотерапия, арт-терапия алымнары актив кулланыла.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Читайте нас