+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бөре халкының сәламәтлеген кайгыртып

Балалар һәм өлкәннәр өчен поликлиника 2021 ел ахырында файдалануга тапшырылачак.

Балалар һәм өлкәннәр өчен поликлиника 2021 ел ахырында файдалануга тапшырылачак.

Бөре шәһәрендә бүгенге көнгә төзүчеләр балалар медицина учреждениесе бинасының дүрт катын төзегәннәр һәм тиздән бизәкләү эшләренә керешәчәкләр. Тулаем алганда, объект 2021 ел ахырында файдалануга тапшырылачак.

Өлкәннәр һәм балалар өчен яңа поликлиниканың гомум мәйданы җиде мең квадрат метрдан артык булачак. Объектның бәясе — җиһазлар комплектациясен исәпкә алып, 597 миллион сумнан артыграк.

Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Бөре шәһәрендә өлкәннәр һәм балалар өчен поликлиника төзелеше агымдагы елның язында ук башланган. Төзү-монтаж эшләрен киләсе ел ахырына тәмамлау планлаштырыла. Әлеге объектны төзү безнең республика территориясендә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының актив тормышка ашырылуына ярдәм итә.

Хәзерге вакытта балалар поликлиникасы бинасында тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштыру бара. Ә өлкәннәр поликлиникасының корпусында хәзер диварлар күтәрелә. Өлкәннәр поликлиникасы да дүрт катлы булачак. Корпусларны уртак коридорлар тоташтырачак. Медучреждениедә лифтлар урнаштырылачак, шулай ук өзлексез кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итү өчен стационар казанлык җиһазландырачаклар.

Мондый уңайлы шартлар, шулай ук яңа җиһазларның техник мөмкинлекләре Бөре медикларына тагын да сыйфатлырак диагностика үткәрү һәм халыкны дәвалау мөмкинлеге бирәчәк.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: building.bashkortostan.ru
Читайте нас