Башкаланың Дим районындагы Баланово-Яңа Александровка авылы сабыйлары өчен 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә.
Мәктәпкәчә учреждение төзелеше агымдагы елның гыйнварында башланды. Объект республика адреслы инвестицион программасы һәм "Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Дәүләт заказчысы - Башкортстан Республикасының Капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчысы – "Сальвия” оешмасы.
Бинаның гомум мәйданы якынча өч мең квадрат метр тәшкил итә. Биредә 6 төркем, шул исәптән ясле яшендәге балалар өчен 2 төркем оештырылачак.
Бүгенге көндә объектта эшләр кызу темпта бара, хәтта ял көннәрендә дә тынмый. Төп төзелеш эшләре тәмамланган, бинаны бизәкләү, электр җиһазлары, мебель урнаштыру, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Балалар бакчасы территориясендәге мәйданчыкларда резина өслек булачак. Барлык тышкы эшләрне якын арада тәмамлау планлаштырыла. Балалар бакчасы агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак.
Фото:building.bashkortostan.ru