Яңавыл районының Карман авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл яңартылды.
Яңавыл районының Карман авылында "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлне реконструкцияләү һәм тирә-як территорияне төзекләндерү эшләре бер айдан артык барды.
Шушы көннәрдә подрядчы оешма тарафыннан проектны тормышка ашыру төгәлләнде: иске корылма урынында яңа гранит һәйкәл урнаштырылган, җәяүлеләр юллары төзекләндерелгән, яңа капкалар һәм коймалар, шулай ук яктырткычлар урнаштырылган. Проектны тормышка ашыру өчен 526 мең сумакча бүлеп бирелгән.
Фото: Башкортостан Республикасының Яңавыл районы муниципаль район Хакимияте