Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.
Мәсәлән, быел 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр “Чиста урман” акциясе үтте. Акция кысаларында өмәләр, урманнарны чистарту буенча экологик чаралар оештырылды.
Урман хуҗалыгы министрлыгының урманны саклау һәм яклау бүлеге җитәкчесе Динил Әхмәтов билгеләвенчә, урманнарда 620 контроль-күзәтчелек чарасы оештырылган. Санитар хәвефсезлек кагыйдәләрен бозуның 33 очрагы теркәлгән, 24 штраф салынган.
Моннан тыш, 113 лекция, әңгәмә, киңкүләм мәгълүмат чараларында чыгышлар оештырылган.
Урманнарны зарарлаучы бөҗәкләрнең таралуын кисәтү буенча да чаралар үткәрелгән.
#сохранениелесов #ЗеленаяБашкирия #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостана