+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Мобиль мәдәният үсештә

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан авыллары өчен быел биш автоклуб алынды.

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан авыллары өчен быел биш автоклуб алынды.
Тәгәрмәчле клублар Зилаер, Баймак, Караидел, Нуриман, Тәтешле районнарына юлланды.
Автоклубларны мәдәни һәм бәйрәм чаралары өчен генә түгел, мәгариф-агарту максатларында да кулланып була. Мәсәлән, акцияләр, лекцияләр, күргәзмәләр һәм башкалар өчен. Алар сәхнәгә, кинотеатрга, китапханәгә әйләнә ала. Моның өчен тиешле җиһазлары бар.
Муниципалитетлар беренче чиратта мәдәният йортлары булмаган авылларга автоклубларның чыгу графигын формалаштыра.
Бүгенгә автоклублар 71 тапкыр авылларга чыккан, 97 чара үткәрелгән, аларда алты меңнән артык кеше катнашкан.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/34074
Читайте нас