Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр нәтиҗәсе булып, башкортстанлыларның абруйлы бәйгеләрдә катнашуы һәм җиңүе тора.
Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография көллиятенең беренче курс студенты Анастасия Каплина балет артистларының Екатерина Максимова исемендәге «Арабеск» XVI ачык Бөтенрусия конкурсы дипломанты булды.
"Арабеск" 1990 елдан бирле үткәрелә һәм хәзер иң абруйлы балет конкурсларының берсе булып тора. Анда 13 яшьтән 26 яшькә кадәр биючеләр, төрле хореография мәктәпләре вәкилләре катнаша. 2010 елдан жюри рәисе булып «ХХ гасырның иң яхшы биючесе», хореограф һәм педагог Владимир Васильев чыгыш ясый.
Быел конкурста катнашу өчен Русиянең 21 шәһәреннән һәм 10 илдән (Аргентина, Греция, Япония, Кыргызстан, Әрмәнстан, Финляндия, Төркия, Украина, Испания һәм Бөекбритания) 144 кеше гариза биргән. «Арабеска» конкурсы һәм гала-концерт ябык режимда тамашачыларсыз узды.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Фото: culture.bashkortostan.ru