+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Тырышкан - ташка кадак каккан

Ярмәкәйдә яшәүче Ринат Миңнеәхмәтов бүген уңышлы эшкуарлар исемлегендә.

Ярмәкәйдә яшәүче Ринат Миңнеәхмәтов бүген уңышлы эшкуарлар исемлегендә.

Ярмәкәй районында яшәүче Ринат Миңнеәхмәтов ярма яру цехы булдыру турында ярдәм сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән булган. Инвестиция проектын ул берничә этапта өч ел дәвамында тормышка ашырырга планлаштырган. Нәтиҗәдә, 16 яңа эш урыны булдырылачак, ә инвестицияләрнең гомум күләме 40 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.

Проект хупланган һәм республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Агростартап» грантларын бирү конкурсында катнашуга тәкъдим ителгән. Фермер нәтиҗәдә грант ота алган.

Берникадәр вакыттан соң предприятиедә сортларга аеру һәм бер сменага 8 тонна ярма продукциясен тутыру җиһазлары файдалануга тапшырылган. Һәм сентябрьдә эшкуар үз продукциясен чыгара башлаган, ул ГОСТ таләпләренә туры килә.

Хәзерге вакытта ярма цехына ике белгеч хезмәт күрсәтә. Продукция муниципалитет территориясендә һәм аннан читтә сатыла, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.

Чыннан да, "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысалырында барлыкка килгән бу башлангычлар әлеге тармакны үстерүгә зур өлеш кертә.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас