Быел чара онлайн-форматта узачак.
15-16 ноябрьдә бөтен ил буенча Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган Бөтенрусия экологик диктанты үткәрелә. Чара республикада “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга ярдәм итә. Башкортстан халкы шулай ук әлеге акциядә катнаша ала.
— Экодиктант язучыларның барысы да, җыелган балларга карап, катнашучылар, яки җиңүчеләр сертификатлары алачак. Җиңүчеләргә һәм аны оештыруда катнашкан волонтерларга шулай ук укуда файдалы булган кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак,— дип белдерәләр Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, экодиктант алдыннан берьюлы өч иҗади конкурс уза: экодиктант порталында урнаштыру өчен иң яхшы экологик видеодәрес; проектның визит карточкасы булачак экодиктантның иң яхшы шигаре; экодиктантта катнашучыларга биремнәр өчен иң яхшы сорау.
Конкурс эшләре ecodiktant@ravnopravie.online. электрон почтасы буенча кабул ителә.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан