Уфа балалар филармониясен яңарту “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды.
1970 елда төзелгән Уфа балалар филармониясе бинасы күптән ремонт таләп итә иде. Озак еллар биредә бернинди ремонт эшләре дә башкарылмаган. Бары тик 2014 елда гына җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларына капиталь ремонт ясалган, косметик ремонт үткәрелгән.
Филармонияне яңарту “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бүгенгә электр белән тәэмин итү һәм вентиляция системалары, санузеллар ремонтланган, витражлар, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Стеналар штукатурланган һәм буялган. Бина эчендә төзекләндерү эшләре әле дәвам итә.
Әйтергә кирәк, Уфа балалар филармониясе эшенең өстенлекле юнәлеше – иҗат коллективлары һәм клуб берләшмәләре эшчәнлеген оештыру. Хәзерге вакытта биредә 57 клуб оешмасы, шул исәптән 48 балалар һәм 4 яшьләр оешмасы эшли, аларда меңнән артык бала һәм үсмер шөгыльләнә. Эшчәнлек 6 юнәлештә алып барыла: хореография, вокал, хор, цирк, театр һәм спорт – спорт-бал биюләре, акробатик рок-н-ролл. 9 иҗат коллективы “Үрнәкле” һәм 2се “Халык” исеменә ия.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан