+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бәясе - 38 миллион 250 мең сум

Учалы шәһәр дәваханәсендә 16 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр табибларны «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча медицина учреждениесенә кергән Aguilion Lightning фирмасының 80 тисрезлы компьютер томографына рентгенологлар һәм рентгенлаборантларны укыту планлаштырылган.

Томограф бәясе - 38 миллион 250 мең сум. Учалы районында яшәүчеләр бу елның декабрендә үк биредә КТ-тикшерү уза алачак.

«Яңа томограф шундый ук җайланмалар алдында шактый өстенлекләргә ия. Әлеге аппарат белән магистраль кан тамырларына гына түгел, периферик кан тамырларына да контрастлы рентгенологик тикшерү үткәрү мөмкинлеге бар. Билгеләнгән программа баш миендәге кан тамырында тромб булган урынны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк", - дип аңлатты дәваханәнең баш табибы Рөстәм Латыйпов.

Бу ысулның югары мәгълүматлылыгы һәм фотоларның яхшы сыйфаты табибларга хирургик яки терапевтик патологиянең булуын төгәл билгеләргә, авыруның алга таба дәвамын фаразларга һәм дәвалауның иң нәтиҗәле тактикасын эшләргә мөмкинлек бирә.

Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Читайте нас