Владимир Путинның май указалары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада балалар сәламәтлегенә зур игътибар бүленә.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән “Взлетай” проекты кысаларындагы “Сәламәт елмаю” программасы буенча Калтасының 1нче урта мәктәбендә быел стоматология кабинеты ачылды. Аны ремонтлауга һәм җиһазландыруга республика бюджетыннан – 1 миллион сумнан артык, муниципаль бюджеттан 50 мең сум бүленде.
Бүген бу мәктәптә 616 бала укый. Хәзер аларның уку йортында тешләрен дәвалау мөмкинлеге бар. Калтасы үзәк район дәваханәсенең 20 ел хезмәт стажы булган стоматологы Рәмилә Таһирова әйтүенчә, биредә башка мәктәп укучылары да тешләрен дәвалый ала.
Стоматология кабинеты график буенча эшли: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 9-14 сәгатьләрдә. Әле докторга Бөре медико-фармацевтик колледжы практиканткасы Ольга Васюкова ярдәмләшә.
Шушы көннәрдә “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Зоя Максимова стоматология кабинетына көзге һәм сәгать бүләк итте.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
#нацпроектбашкортостана
#нацпроектздравоохранение
Фото: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/37549